news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коткаручылар кар автомобилендә боз астына төшеп киткән алты балыкчыны эзли

Гадәттән тыш хәл бүген иртән Спас районының Балымер авылы янында булган.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коткаручылар кар автомобилендә боз астына төшеп киткән алты балыкчыны эзли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татарстанның Спас районында Идел елгасында Балымер авылы янында алты балыкчының кар автомобилендә боз астына төшеп китүе турындагы хәбәр 112 бердәм номерына бүген 7.09 сәгатьтә килгән», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Урынга һава мендәрендәге суднода Спас районы эзләү-коткару төркеме хезмәткәрләре юл тоткан. Балыкчыларны эзләү дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot