Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда коткаручылар Иркутскидан килгән автомобильне кюветтан юлга өстерәтеп чыгарган
Авария республиканың Мамадыш районында – М7 трассасының 942нче чакрымында килеп чыккан.
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коткаручылар Иркутскидан килгән җиңел машинаны кюветтан юлга өстерәтеп чыгарган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Республиканың Мамадыш районында – М7 трассасының 942нче чакрымында Иркутск номерлары куелган «Тойота» автомобиленең кюветка төшеп китүе турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә көндез килгән», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Юл һәлакәте булган урынга килгән 5нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре махсус техника ярдәмендә автомобильне кюветтан юлга өстерәтеп чыгарган. «Коткару» операциясе барган арада, шофер коткаручыларның машинасында кайнар чәй эчеп җылынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз