news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда көтелә торган көчле җил вакытында куркынычсызлык чаралары турында искәрттеләр

Юеш кар, буран, бозлавык көтелә. 

(Казан, 28 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Синоптиклар сишәмбе, 29 мартта, Татарстан территориясендә һава шартларының бозылуын фаразлый. Юеш кар, буран, бозлавык көтелә. 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә көчле җил һәм буранның куркыныч булуы турында кисәтәләр. Мондый һава торышы вакытында өйдән чыгуны кичектерергә кирәк. Реклама такталары, электр энергиясе чыбыклары астында йөрмәскә киңәш ителә. 

Машина йөртүчеләргә торак пунктлардан еракка китмәү отышлырак булыр. Трассада хәрәкәтнең тиешле тизлеген сайларга, кискен маневрлар һәм кисәк туктау хәрәкәтләре ясамака киңәш итәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100