news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Татарстанда кош кизүен кисәтү буенча штаб төзелгән

^Татарстанда кош кизүен кисәтү буенча штаб төзелгән

(Казан, 13 март, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Татарстанда кош кизүен кисәтү буенча республика штабы төзелгән. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкләде.

Штаб составына ТР Гражданнар эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Валерий Власов, республика сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдинов, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Ирина Ларочкина, ТР Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Булат Камалов, Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтү Федераль хезмәтенең ТР буенча территориаль идарәсе башлыгы Виктор Морозов, Ветеринария һәм фитосанитар күзәтү Федераль хезмәтнең ТР буенча территориаль идарәсе башлыгы Филүс Хисаметдинов кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot