news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кош гриппы йоктырган барлык тавыкларны якканнар

Татарстанда кош гриппы аркасында биш районда карантин игълан ителгән.

Татарстанда кош гриппы йоктырган барлык тавыкларны якканнар
архив/Рамиль Гали

(Казан, 25 июль, “Татар-информ”, Валерия Белова). Татарстанда кош гриппы аркасында авыру тавыкларны якканнар. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат секретаре Алсу Нуруллина сөйләде.

Гомумән алганда, белгечләр республиканың 21 торак пунктында 900 чамасы кош якканнар.

Татарстанның Буа, Апас, Чүпрәле, Кайбыч һәм Тәтеш районнарында карантин игълан ителгән.

Безнең республика белән Ульяновск һәм Чувашия чигендә 7 ветеринар-полиция посты эшли башлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot