news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кош гриппы буенча карантин кошлар азыгын яндырып бетергәннән соң туктатыла

“Лаеш” кошчылык фабрикасы бүгенге көндә кошларның азык-төлеген яндыру белән мәшгуль.

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда кош гриппы буенча кертелгән карантин кошлар азыгын яндырып бетергәннән соң туктатылачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин әйтте.

“Быел республика территорясенә шактый йогышлы авыруларны кертмәү юнәлешендә ветеринария хезмәте күп көч куйды. Шулай да, кызганычка, узган ел Лаешта кош гриппы очраклары теркәлде. Башкортстанда хайваннарга зыян салган тилчә авыруы Татарстан территориясенә үтеп кермәде. Моңа ветеринар хезмәтнең бу чиргә каршы башкарган актив чаралары ярдәм итте", – диде урынбасар.

Аның сүзләренчә, кош гриппын республикага күчмә кошлар алып килгән.

“Лаеш” кошчылык фабрикасында 528 мең кош һәм 3 млн тирәсе йомырканы юк итәргә туры килде. Бүген әле карантин бетерелмәде. Республика тулысы белән кош гриппы буенча карантинда. Чөнки “Лаеш” кошчылык фабрикасы җитәкчелеге калган кош азыгын һаман яндырмады. Лаешта суд булган иде һәм суд карары нигезендә, азык-төлекне тулысынча яндырырга, диелә. Җитәкчелек бу карар белән килешмичә, Югары судка мөрәҗәгать итте. Әмма ул Лаеш районы суд карарын үзгәрешсез калдырды. 22 гыйнвардан алар азыкны юк итүгә кереште. Җитәкчелек кош-корт азык-төлеген бер атна эчендә яндырып бетерергә вәгъдә итә. Шуннан соң кош гриппы буенча карантин бетереләчәк”, – диде Габделхак Мотыйгуллин.

Исегезгә төшерәбез, узган елның маенда "Лаеш кошчылык комплексы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә ("Птицекомплекс Лаишевский, продукциясе "Деревенька" сәүдә маркасы белән сатыла) кош гриппы булуы ачыкланган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100