Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда кош гриппы буенча карантин дүрт пунктта бетерелгән
Яшел Үзән районындагы «Залесный» агрофирмасында кош гриппы буенча карантин дәвам иттерелә.
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2020 ел башыннан Буа, Мөслим, Чүпрәле, Яшел Үзән районнарында йорт кошлары арасында биш кош гриппы очрагы теркәлгән. Хәзерге вакытта карантин дүрт пунктта бетерелгән. Бу хакта ТР Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында билгеле булды.
Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов барлык инфекция чыганаклары вакытында ликвидиацияләнгәнен, инфекция таралмаганын әйтте. Иң зур зыян Яшел Үзәннең күркә җитештерү буенча «Залесный» агрофирмасына килгән.
«Дүрт пунктта чикләү чаралары гамәлдән чыгарылды. Яшел Үзәннең „Залесный“ агрофирмасы кош гриппы буенча карантин режимында», — диде Алмаз Хисаметдинов.
Ул тикшерү барышында, Буа, Мөслим, Чүпрәле районнарында кошлар иректә кыргый кошлар белән бергә йөзеп йөргәне ачыкланганын әйтте. «КФХларда ачык тоту режимы бар, без аны тыя алмыйбыз. Вирус кыргый фаунага килеп эләксә, нәтиҗәләре шулайрак була», — диде идарә башлыгы.
«Буада „Хәйруллов“ КФХ 27 сентябрьдә үрдәкләрне Чувашстанның Батыр районы эшмәкәреннән сатып алган булган», — дип искәртте Алмаз Хисаметдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз