news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кош гриппы буенча 24 инфекция чыганагында карантин режимы кертелгән

Сигез көн эчендә Россиядә А кош гриппының алты яңа урыны ачыкланды.

Татарстанда кош гриппы буенча 24 инфекция чыганагында карантин режимы кертелгән
Рамиль Гали/архив

(Казан, 6 август, “Татар-информ”). Россиядә А кош гриппы буенча 78, шул исәптән Татарстанда 24 инфекция чыганагында карантин режимы кертелгән. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенге көндә Самара өлкәсендә 15, Чувашиядә 12, Орел өлкәсендә 6, Пензада 5, Удмуртиядә 4, Смоленский һәм Ростов өлкәләрендә өчәр, Нижегородскида ике, Курск, Саратов һәм Ульяновск өлкәләрендә , шулай ук Марий Эльдә берәр кош гриппы чыганаклары ачыкланды.

А кош гриппының яңа чыганаклары 30 июльдән 6 августка кадәр Чувашиянең Козловский районы Сирекли авылында, Марий Эльның Медведевск районы Яңа бистәсендә, Удмуртиянең Тольен һәм Сепож авылларында, шулай ук Удмуртиянең Игрин районы Зура авылында ачыкланган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot