news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коры һәм җылы һава торышы көтелә

Бүген көндез һава +21, +26 градуска кадәр җылыначак.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда антициклон йогынтысы аркасында җылы һәм коры һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез кыска вакытлы явым-төшем булырга мөмкин. Җил төньяк-көнбатыштан исәчәк, талгын.

Көндез һава +21, +26 градуска кадәр җылыначак.

Атмосфера фронтлары Татарстанга яңадан яңгырлар, яшенле яңгырлар һәм көчле җил белән тотрыксыз һава торышы алып киләчәк. Атна ахырына республикада +31 градуска кадәр җылыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot