news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коры һава торышы урнашачак

Бүген, 14 сентябрьдә, тыныч коры һава торышы урнашты, төш вакытында һава +16...+20 градуска кадәр җылынды, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Алдагы тәүлектә, 15 сентябрьдә, төнлә шундый ук һава торышы сакланачак, явым-төшем ихтималы аз, урыны белән томан фаразлана. Температура +2...+7 граудска кадәр төшәчәк. Көндез атмосфера фронты якынлашкан саен урыны-урыны белән бераз яңгыр явачак, һава +16...+21 градуска кадәр җылыначак.

Чәршәмбе, 16 сентябрьдә, көньяк циклонның актив атмосфера фронтлары республика аша үткәндә, яңгырлар көтелә. Төнлә температура +8...+13 градус булачак, көндез +13...+18 градуска, көнчыгышта һава +23 градуска кадәр җылыначак.

Пәнҗешәмбе көнне, 17 сентябрьдә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр сакланачак. Көндез циклон китү һәм атмосфера басымы арту белән сизелерлек явым-төшем көтелми. Төнлә +7...+12 градуска кадәр суыта, көндез +14...+19 градуска кадәр җылына.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, 18 һәм 19 сентябрьдә республика югары атмосфера басымы йогынтысында булачак. Төнлә болытлар булмау һәм көчле суыту аркасында +3тән +9 градуска кадәр, көндез +15...+20 градуска кадәр җылыныр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot