news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коры һава торышы сакланачак һәм +23 градуска кадәр җылыначак

Татарстанда коры һава торышы сакланачак һәм +23 градуска кадәр җылыначак
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бүген, 19 сентябрьдә, Татарстанда җылы һәм коры һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика өстендәге күктә алмашынучан болытлы һава көтелә. Сизелерлек явым-төшем булмаячак. Иртән урыны белән, Казанны да исәпкә алганда, төнлә төшкән томан сакланачак.

Шул ук вакытта көньяк-көнбатыш җилнең тизлеге секундына 5-9 метрдан артмаячак.

Салкын төннән соң (-2...-7 градуска кадәр, кайбер урыннарда көнбатышта -10 градуска кадәр) Татарстанда һава көндез +18... +23 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында +19...+21 градуска кадәр).

news_right_1
news_right_2
news_bot