news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коры һава торышы көтелә, көннәр җылы, төннәр салкын була

Татарстанда коры һава торышы көтелә, көннәр җылы, төннәр салкын була
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Якын көннәрдә Татарстанда көчле антициклон тәэсирендә урнашкан коры һәм җылы һава торышы саклана. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан билгеле булды.

Сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 17, 18 һәм 19 сентябрьдә төбәктә һава шартлары тыныч булып кала бирә, явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшә.

Тәүлекнең якты вакытында һава +20..+25 градуска кадәр җылына, әмма төнге сәгатьләр салкын була, дип фаразлана. Сишәмбегә каршы төндә термометр баганалары +4..+9 градус (республиканың көнбатышында +12 градуска кадәр) күрсәтәчәк. 18 һәм 19 сентябрьдә тәүлекнең караңгы вакытында һава температурасы +6..+12 градус (Татарстанның көнчыгышында һәм көньягында 0..+5 градуска кадәр) була.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, атна азагында Татарстан территориясендә көндезге температура фоны бераз түбәнәя – +18..+23 градуска кадәр. Моннан тыш, кайбер районнарда бераз яңгыр явуы ихтимал.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100