news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коры һава торышы һәм көчле җил фаразлана

Татарстанда коры һава торышы һәм көчле җил фаразлана
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бүген, 18 октябрьдә, Татарстанда антициклон тәэсирендә кояшлы һәм коры һава торышы урнашачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез явым-төшемнәр булмаячак. Аерым районнарда төшкән томан иртәнге сәгатьләрдә сакланачак, ләкин көндезге сәгатьләрдә таралачак.

Җил көньяк-көнчыгыштан исәчәк, аның көче 3-8 м/с тәшкил итәчәк. Кайбер урыннарда (ләкин Казанда түгел) аның тизлеге 12 м/с ка җитәчәк (Бофорт шкаласы буенча, 10,8 дән 13,8 м/с ка кадәр тизлектәге җил көчле дип атала).

Тәүлекнең якты вакытында Татарстанда һава 6-11 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында — +7, +9 градуска кадәр).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100