news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коры һәм аномаль җылы һава торышы саклана

Бүген Татарстанда антициклон перифериясе тәэсирендә коры һәм аномаль җылы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Аязучан болытлы һава була. Сизелерлек явым-төшем көтелми.

Җил көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә исә, әмма урыны белән аның тизлеге 13 матрга кадәр көчәергә мөмкин.

Шактый җылы төннән соң тәүлекнең якты вакытында төбәк буенча һава +14..+19 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында – +16..+18 градуска кадәр).

news_right_1
news_right_2
news_bot