news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коррупциягә каршы тикшерүдән соң алты түрә вазифасыннан китте

Муниципаль хезмәткәрләрне вакытыннан алда вазифасыннан азат иттеләр.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Быел Татарстандагы алты түрәгә үз кереме турында тулы яки дөрес булмаган мәгълүмат биргән һәм мәнфәгать каршылыгын җайга салмаган өчен муниципаль вазифадан китәргә туры килде. Татарстан Президенты Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләсе идарәсенең коррупциягә каршы тикшерү бүлеге баш киңәшчесе Салават Рәхимов «Татар-информ» агентлыгында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Быел 44 тикшерү үткәрелде, аларның нәтиҗәсе буенча муниципаль вазифа биләүче 6 кеше үз вәкаләтеннән вакытыннан алда азат ителде», - диде Салават Рәхимов.

Кайвакыт коррупциягә каршы эшчәнлек түрәләр тикшерү башлангач та үз теләге белән эштән китү сәбәпле катлаулана, дип искәртте спикер.

Быел шулай ук дәүләт вазифасын биләүче өч түрә тикшерелгән, кайберләре дисциплинар җәзага тартылган.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100