news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коррупция белән бәйле җинаятьләр саны кимегән

Мондый җинаятьләр иң күбе Яр Чаллы, Биектау, Яшел Үзәндә теркәлгән

 (Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Быел 10 ай эчендә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенә коррупция белән бәйле җинаятьләр хакында 930 шикаять килеп ирешкән. Әлеге шикаятьләр буенча 700 дән артык җинаять эше кузгатылган.

Әлеге идарә җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Зарипов бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иткәнчә, коррупциягә бәйле җинаятьләр саны, узган ел белән чагыштырганда, 18 процентка кимегән. Теркәлгән коррупцион җинаятьләр ү күплеге буенча Яр Чаллы шәһәре (153 очрак), Биектау муниципаль районы (102 очрак) һәм Яшел Үзән (69 очрак) алда бара. Ә Казан шәһәре районнарында коррупциягә каршы кузгатылган җинаятьләр саны иң азы дип табылган.

“Кузгатылган җинаять эшләре күбрәк мошенниклык, эш урыннарыннан файдалану һәм ришвәт бирү, алу белән бәйле. Коррупцион җинаятьләр саны кимү исә, беренче чиратта, актив рәвештә профилактик чаралар уздыру һәм тикшереү комитетының эшчәнлеге белән бәйле”, - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot