Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда коронавирустан унөченче пациент вафат булды
Узган тәүлектә Татарстанда 40 кешегә коронавирус диагнозы куелган, 17 кеше терелгән.
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән унөченче кешенең вафат булу очрагы теркәлде. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.
Аның сүзләренчә, 1963 елда туган кеше Чистайда 2нче номерлы хастаханәдә базасындагы вакытлыча инфекцион госпитальдә дәваланган. 1 июньнән ул коронавирус инфекциясе аркасында килеп чыккан авыр формадагы полисегментар вируслы ике яклы пневмония белән авырып стационарда яткан.
«Хәле кинәт начарланып, пациентны 4 июньдә интенсив терапия палатасына күчерәләр. 11 июньдә үпкә-йөрәк җитешсезлеге аркасында аның йөрәге туктый», — диде Лилия Галимова.
Патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә үлемнең сәбәбе ачыклыйлар, вирусны идентификациялиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз