Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда коронавирустан тугыз табиб вафат булган
Табибларның коронавирус белән авыруының 189 очрагы расланган.
(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда коронавирустан тугыз табиб вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр итте.
«Тугыз табибның өчесенең үлемендә һөнәри эшчәнлек белән бәйлелек юк, алтысы буенча тикшерү бара», — диде ул.
Министр урынбасары урта һәм кече медицина персоналы авыруы турында Социаль иминият фондына 243 хәбәр җибәрелгәнен әйтте. Алар арасында 189 очракта коронавирус расланган, 54 очрак буенча тикшерү бара. «Бу гадәти процессуаль норма, тикшерү нәтиҗәсендә авыру йоктыру нинди дәрәҗәдә булуы ачыклана», — диде Владимир Жаворонков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз