news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан тагын унбер кеше үлгән

Республикада 2021 елның 23 ноябренә SARS-CoV-2 коронавирусы корбаннарының рәсми рәвештә теркәлгән гомуми саны 1196га җиткән.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын унбер кеше Covid-19 корбаны булган — биш ир-ат һәм алты хатын-кыз. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 11 үлем очрагы теркәлгән», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Covid-19 инфекциясеннән 1930, 1944, 1957, 1960 һәм 1966 елларда туган ир-атлар, 1935, 1937, 1946, 1950, 1952, 1955 елларда туган хатын-кызлар вафат булган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлыкта.

Шулай итеп, Татарстанда 2021 елның 23 ноябренә SARS-CoV-2 коронавирусы корбаннарының рәсми рәвештә теркәлгән гомуми саны 1196га җиткән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100