Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда коронавирустан тагын сигез кеше вафат булды
Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 2021 елның 28 октябренә 963кә җитте.
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның тагын сигез кешесе Covid-19 коронавирусы корбаны булган - алар дүрт хатын-кыз һәм дүрт ир-ат. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән сигез кеше үлеме расланган», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Covid-19 йогышыннан 1942, 1946, 1951 һәм 1955 елларда туган хатын-кызлар, 1946 (ике), 1949 һәм 1950 елларда туган ир-атлар үлгән.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», - диделәр министрлыкта.
Шулай итеп, Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 2021 елның 28 октябренә 963кә җитте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз