news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан тагын ике ир-ат һәм дүрт хатын-кыз вафат булган

2022 елның 27 гыйнварына республикада рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 1576 кешегә җитте.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда тагын алты кеше (ике ир-ат һәм дүрт хатын-кыз) коронавирус инфекциясе корбаны булган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2022 елның 27 гыйнварына республикада рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 1576 кешегә җитте.

«Вафат булучылар — 1576 кеше, шул исәптән узган тәүлектә алты үлем очрагы расланган», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Коронавирустан 1948 һәм 1960 елгы ир-атлар, 1942, 1952, 1960 һәм 1973 елгы хатын-кызлар вафат булган.

Росстат мәгълүматлары буенча, Россиянең күпчелек төбәкләрендә, Татарстанны да кертеп, теркәлгән һәм теркәлмәгән үлем-китем очраклары арасында аерма күзәтелә. Статистик ведомство мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда ноябрь аенда гына да 1,9 меңгә якын кеше коронавирустан үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100