Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда коронавирустан тагын җиде кеше үлгән
Республикада инфекциядән үлүчеләрнең гомуми саны 1134 очракка җиткән.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясеннән җиде кеше үлгән. Инфекциядән үлүчеләрнең гомуми саны 1134 очракка җиткән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ведомство хәбәрендә.
Инфекциядән 1944, 1959, 1960, 1978 елларда туган дүрт хатын-кыз һәм 1932, 1953 һәм 1961 елларда туган өч ир-ат вафат булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз