news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан тагын дүрт үлем очрагы теркәлде

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланган.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын дүрт кеше — 1934, 1948 һәм 1960 елда туган хатын-кызлар һәм 1939 елда туган ир-ат коронавирус инфекциясе корбаны булган.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, пандемия вакытында республикада 527 кеше Covid-19 инфекциясеннән үлгән.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланган. Республикада авыручылар саны арту сәбәпле, стационарларда өстәмә урыннар әзерли башладылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100