news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан тагын дүрт хатын-кыз үлгән

Пандемия башланганнан бирле республикада Covid-19 инфекциясеннән 214 үлем очрагы теркәлгән.

Татарстанда коронавирустан тагын дүрт хатын-кыз үлгән
Михаил Захаров

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 коронавирусыннан тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнгән», — диелә министрлык хәбәрендә.

Коронавирустан 1939, 1942, 1946 һәм 1947 елларда туган хатын-кызлар үлгән. Шулай итеп, республикада яңа коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр саны 214кә җитте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100