news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше вафат булды

Бер ир-ат, ике хатын-кызның үлеме сәбәбе паталогоанатомик экспертиза ярдәмендә расланган.

Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше вафат булды

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче тагын өч кеше коронавирустан вафат булды. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомия экспертизасы нәтиҗәсендә расланды», — диелә министрлык хәбәрендә.

1935 елгы ир-ат һәм 1941, 1958 елгы хатын-кызлар ковидтан вафат булган. Коронавирус инфекциясе тарала башлаганнан бирле республикада вирустан барлыгы 185 кеше үлде.

Алдарак хәбәр ителгәнчә, Татарстанда пандемия башланганнан бирле авыру очракларының рекордлы саны теркәлде — республикада яшәүче 106 кеше коронавирус йоктырды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100