Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда коронавирустан тагын бер кеше үлгән
Республикада коронавирус инфекциясеннән барлыгы 117 кеше вафат булган.
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын бер кеше үлгән. Шулай итеп, республикада Covid-19 инфекциясеннән барлыгы 117 кеше вафат булган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
1969 елда туган ир-ат коронавирус инфекциясеннән үлгән. Аны пневмония белән хастаханәгә китергәннәр. Пациентның йөрәк һәм хроник авырулары булу сәбәпле, хәле начарланган.
«Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән хәбәрдә.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 55 яңа очрагы ачыкланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз