Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда коронавирустан прививка ясатучыларда өзлегүләр булмаган
2420 кеше коронавирустан прививка ясатучылар федераль реестрына кертелгән.
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда «Спутник V» вакцинасы белән коронавирустан прививка ясатучыларда өзлегүләр булмаган. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында брифингта сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.
«Бүгенгә өзлегүләр, сәламәтлеккә начар тәэсир очраклары теркәлмәгән, шуңа күрә вакцина 100 процент куркынычсыз дип әйтергә була», — диде.
Альмир Абашев коронавирустан прививка ясатучылар реестры федераль дәрәҗәдә алып барылуын әйтте. «Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы шушы реестрны алып бара. Без вакцинация узган кешеләрне шунда кертәбез. Бүгенгә 2420 кеше реестрга кергән, гәрчә вакцинация үткән кешеләр өч меңнән артык», — диде.
Ул персонификацияләнгән белешмәләр белән прививка ясатучыларның һәркайсына сертификат бирелгәнен әйтте. Бу нисбәттән, Альмир Абашев прививкага паспорт, СНИЛС белән барырга киңәш итте.
Бүген Россиядә коронавирустан «Гам-КОВИД-Вак» яки «Спутник V» һәм «ЭпиВакКорона» вакциналары теркәлү узган. «Спутник V» 2020 елның 11 августында теркәлгән. «ЭпиВакКорона» теркәлүдән соң сыналуның өченче этабында, һәм Татарстан бу сынауда катнаша. Ул 2020 елның 13 октябрендә теркәлгән.
Бүген коронавирустан прививка ясатырга теләгән 934 кеше тикшерелгән, 500 кешегә прививка ясалган. Кайбер төбәкләрдә вакцинация башланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз