news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан чирләүнең 97 очрагы расланган

Татарстанда Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 97 яңа очрагы ачыкланган. Кичә дә авыручылар шушы ук санда теркәлгән иде. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары шуны күрсәтә.

Хастаханәләргә 66 пациент китерелгән. Кичә 64 кешене хастаханә шартларында дәвалау тәлап ителгән булган.

2022 елның 17 августына булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда пандемия башланганнан бирле 155 083 авыру очрагы рәсми рәвештә теркәлгән. Республиканың 150 577 кешесе бу чирдән савыккан. Бүген дүрт авыру сәламәтләнгән (кичә җиде авыруның чирдән котылуы билгеле булды).

Төбәктә бер тәүлек эчендә коронавирустан вафат булган бер кеше дә теркәлмәгән. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстанда Covid-19 чиреннән вафат булган дип расланган кешеләрнең гомуми саны элеккечә кала, ягъни 1998 кеше.

Шул ук вакытта SARS-CoV-2 аркасында үлүчеләрнең теркәлгән һәм теркәлми торган саны күпчелек төбәкләрдә күзәтелә. Аерым алганда, 2022 елның июнь аенда аннан һәм бу чир белән Россиядә 4981 кеше үлгән. 3693 авыруның үлеменең төп яки фаразланган төп сәбәбе ковид булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100