Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 755 яңа очрагы расланган
Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 755 очрагы ачыкланган. Бер көн алдан бу күрсәткеч 689 булган. Бу турыда стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары раслый.
Хастаханәләргә 80 пациент китерелгән. Кичә хастаханәгә 93 авыручыны китергәннәр, бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.
2022 елның 10 сентябренә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда пандемия башланганнан бирле 162 882 авыру очрагы теркәлгән. Республиканың 152 514 кешесе сәламәтләнгән, шул исәптән соңгы тәүлектә 338 кеше (бер көн элек 314 кеше савыккан).
Төбәктә коронавирустан үлгән кеше тәүлек эчендә теркәлмәгән. Димәк, Татарстанда ковидтан вафат булганнарның гомуми саны – 2003. Бу чирдән үлгән соңгы кеше 6 сентябрьдә теркәлгән.
Росстат мәгълүматлары буенча, SARS-CoV-2 вирусы сәбәпле теркәлгән һәм теркәлмәгән үлем арасындагы аерма илнең күпчелек төбәкләрендә бар. 2022 елның июнендә вирустан һәм аның белән Россиядә 4981 кеше үлгән, 3693 авыруның үлеменең төп яки фаразланган төп сәбәбе булган.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген коронавирус белән авыручылар саны артуга игътибар юнәлтте, ул республика халкына битлекләр киеп йөрергә һәм прививка ясатырга киңәш итте. Республикада Covid-19 белән бәйле вазгыять турында тулырак «Татар-информ» материалында укып була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз