news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирустан өченче вакцинаны сынап караячаклар

Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сүзләренчә, вакцина февральдә әзер булыр дип фаразлана.

Татарстанда коронавирустан өченче вакцинаны сынап караячаклар
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда коронавирустан өченче вакцинаны сынап караячаклар.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсенең коллегия утырышында республика сынау мәйданы буларак сайлануын әйтте.

«Татарстан территориясендә Чумаков исемендәге үзәктә эшләнә торган өченче вакцинаны сынау үткәреләчәк», — дип белдерде Марат Садыйков.

Министр сүзләренчә, вакцина февральдә әзер булыр дип фаразлана.

Марат Садыйков Роспотребнадзор башлыгы Анна Поповага Татарстанга күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәтен җиткерде.

Татарстанда моңа кадәр «ЭпиВакКороны» исемле вакцина сыналган иде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot