news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан биш кеше үлгән

30 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча, коронавирустан 748 үлем очрагы теркәлгән.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын биш кеше Covid-19 коронавирусы корбаны булган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Шулай итеп, 1935, 1947 һәм 1959 елда туган өч хатын-кыз, шулай ук 1952 һәм 1969 елларда туган ике ир-ат коронавирустан үлгән.

30 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча, коронавирустан 748 үлем очрагы теркәлгән.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100