news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан авыруның 893 очрагы расланган

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирусын йоктыруның 893 очрагы ачыкланган, үткән тәүлектә 828 очрак теркәлгән иде. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары шуны күрсәтә.

Хастаханәләргә 54 пациент китерелгән. Кичә хастаханләргә 86 авыручыны алып килгән булганнар. «Татар-информ» бу турыда хәбәр иткән иде.

2022 елның 12 сентябренә булган мәгълүматларга караганда, пандемия башланганнан бирле Татарстанда 164 603 авыру очрагы рәсми рәвештә теркәлгән. Республиканың 153 346 кешесе сәламәтләнгән, шул исәптән 458 кеше –  соңгы тәүлектә. Узган тәүлектә 374 савыккан булган.

Төбәктә тәүлек эчендә коронавирустан үлгән кеше теркәлмәгән. Шулай итеп, Татарстанда Covid-19 чиреннән вафат булганнарның гомуми саны – 2003. Бу чир үлем сәбәбе булган очрак соңгы тапкыр 6 сентябрьдә теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100