Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда коронавирустан 700 кешегә прививка ясаганнар
Зур шәһәрләрдә риск төркемнә кермәгән кешеләргә дә прививка ясый башлыйлар.
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яшәүче 700 кеше яңа коронавирус инфекциясеннән «Спутник V» вакцинасын ясаткан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.
«700 кешегә прививка ясаганнар. Вакцинация медицина хезмәткәрләре генә түгел, ә башка һөнәр вәкилләре һәм социум әгъзалары арасында да актив бара», — диде спикер.
Владимир Жаворонков сөйләгәнчә, хәзер «Спутник V» дозасы республиканың барлык районнарына китерелгән.
«Зур шәһәрләрдә табиблардан һәм укытучылардан тыш, гади халыкка да коронавирустан прививка ясый башлаячаклар. Вакцина саны аз килгән районнарда әлегә риск төркеменә керүчеләргә ясыйлар», — дип аңлатты министр урынбасары.
Искәртеп үтик, Татарстанга 2,9 мең доза Гам-КОВИД-Вак вакцинасы («Спутник V») кайтарылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз