news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирусның тагын 43 яңа очрагы расланган

Узган тәүлектә Татарстанда 43 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, республика хастаханәләренә шушы диагноз белән 57 кешене салганнар.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 153 127 очрагы расланган, 149 672 кеше (шуларның унҗидесе – узган тәүлектә) терелгән.

Яңа үлем-китем очраклары теркәлмәгән, коронавирустан вафат булучылар саны элеккечә кала – 1996.

news_right_1
news_right_2
news_bot