news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирусның 94 очрагы расланды

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 коронавирусын йоктыруның 94 яңа очрагы ачыкланды - бу агымдагы елның 14 июненнән иң зур сан.

Хастаханәгә 39 пациент китерелгән. Алдагы көндә республикада 89 очрак теркәлгән, 35 кеше хастаханәгә китерелгән. Бу турыда стопкоронавирус.рф. порталы хәбәр итә.

15 августка булган мәгълүматларга караганда, пандемия башланганнан бирле Татарстанда ковид йоктыруның 154 889 очрагы рәсми рәвештә расланган. Республикада 150 566 кеше (узган тәүлектә – 5 кеше) шул чирдән терелгән.

Төбәктә узган тәүлектә рәсми рәвештә коронавирустан үлүчеләр теркәлмәгән. Димәк, Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән үлүчеләрнең гомуми саны элеккечә – 1998 кала.

Росстат мәгълүматлары буенча, Россиянең төрле төбәкләрендә, һәм Татарстанда да коронавирустан теркәлгән һәм теркәлмәгән үлем очраклары арасында аерма күзәтелә. Аерым алганда, 2022 елның июнь аенда Россиядә бу чирдән 4981 кеше үлгән, 3693 кеше өчен ул төп үлем сәбәбе булып чыккан.

Республикада авыручылар саны арту сәбәпле, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәт коллективларында битлек режимын яңартырга һәм халыкны ревакцияләү эшен көчәйтергә кушты. Шул ук вакытта Россиядә Covid-19 авыруы якындагы ике атнада кими башлаячак, дип ышана Россия Фәннәр академиясе академигы Сергей Нетесов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100