news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус йоктыруның 783 яңа очрагы ачыкланган

15 сентябрьдән Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кимүе дәвам итә. Узган тәүлектә төбәктә тагын 783 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган.

Республикада яшәүче 62 кеше хастаханәгә китерелгән. 1 038 кеше бу чирдән терелеп чыккан. Стопкоронавирус.рф. порталында шул хакта хәбәр ителә.

Пандемия башланганнан алып, Татарстанда 176 726 кеше ковид йоктырган.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100