news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирусның 550дән артык очрагы теркәлгән

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 552 очрагы ачыкланган, аннан алдагы көнне 514 очрак булган. Бу хакта стопкоронавирус.рф порталы хәбәр итә.

77 пациент хастаханәгә озатылган. Ә аннан алдагы көнне 35 пациент хастаханәгә китерелгән булган.

Пандемия башланганнан бирле, Татарстанда коронавирус йоктыруның 160 234 рәсми очрагы теркәлгән. 151 326 кеше дәваланып беткән, шул исәптән 103 кеше узган тәүлектә терелгән.

Шулай ук республикада бер тәүлектә коронавирустан ике кеше вафат булган. Шулай итеп, Татарстанда ковидтан вафат булучылар саны 2003кә җитте.

news_right_1
news_right_2
news_bot