news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирусның 27 яңа очрагы теркәлгән

Татарстанда Covid-19 коронавирусы белән авыручылар саны кими бара. Узган тәүлектә республикада яшәүче 27 кеше авыру йоктырган. Аннан алдагы көндә 29 кеше чирләгән булган. Бу хакта стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары дәлилли.

Дүрт пациент хастаханәгә озатылган. Аннан алдагы көндә хастаханәләргә 14 авыру китерелгән булган. 18 кеше савыккан, ә бер көн элек 33 кеше терелгән булган. Әмма бу ике күрсәткечкә ял һәм бәйрәм көннәре эффекты йогынты ясый алган булуы ихтимал.

Пандемия башланганнан бирле барлыгы 205 261 татарстанлы коронавирус йоктырган. Гомумән алганда, төбәкнең 202 703 кешесе авырудан терелгән.

Татарстанда Covid-19дан рәсми рәвештә танылган үлемнәрнең гомуми саны элеккечә 2010га тигез. Соңгы тапкыр үлем турында мәгълүмат 20 гыйнварда хәбәр ителгән иде.

Россия буенча бер көн эчендә коронавирус йоктыруның 4242 очрагы ачыкланган. 364 кеше хастаханәгә озатылган. Авырудан илнең 4681 кешесе савыккан, ә аның нәтиҗәләреннән 31 кеше вафат булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot