news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирусның тагын 84 очрагы ачыкланды

Соңгы тәүлек эчендә республиканың 98 кешесе терелеп чыкты.

Татарстанда коронавирусның тагын 84 очрагы ачыкланды

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 84 яңа очрагы теркәлгән.

 «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева сөйләвенчә, узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 84 очрагы ачыкланган. Шулай итеп, арту буенча Татарстанда 15 707 очрак теркәлгән.

Җамалиева төбәктә белгечләр тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясенә 8 218 тест үткәргәнлеген әйтте.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, тәүлек эчендә республиканың 98 кешесе сәламәтләнде, дип өстәде. Коронавирустан барлыгы 12 138 татарстанлы дәваланган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot