Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда тагын 270 кеше коронавирус йоктырган
Татарстанда Covid-19 коронавирусын тагын 270 кешедә табылган. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.
«<...> 29 кеше хастаханәдә дәвалана. 18 яшькә кадәрге балалар - 86 кеше», - диелгән хәбәрдә. Вирус йоктыручылар республиканың 45 муниципалитетында ачыкланган. Авыручыларның иң күп саны – Казанда, 83 кеше авырый. Түбән Кама районында авыруның 31 очрагы теркәлгән. Чаллыда — 23, Азнакай һәм Мамадыш районнарында унбишәр кеше йогышлы чир иярткән.
Гомумән алганда, 2022 елның 1 апреленә булган мәгълүматларга караганда, республикада пандемия башланганнан бирле авыруның 137 518 очрагы рәсми рәвештә расланган. Татарстанда яшәүче 129 211 кешесе сәламәтләнгән, шулардан 813 кеше узган тәүлектә савыккан.
Барлыгы 2 501 161 татарстанлы вакцина ясаткан. Аның ике дозасын да 1 926 021 кеше кадаткан. Республиканың 283 577 кешесе ревакцинация узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз