Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда коронавирусны ачыклау өчен барлыгы 12,5 мең тест үткәрелгән
Тикшеренүне республикада тәүлек эчендә 1,5 мең тапкыр уздырырга мөмкин.
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда яңа төр Covid-19 коронавирусны ачыклау буенча барлыгы 12,5 мең тест үткәрелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.
«Бүгенге көндә гигиена һәм эпидемиология үзәгеннән тәүлек саен 500әр тест ясый, сәламәтлек саклау министрлыгы лабораториясе дә әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнә. Лабораториядә тәүлегенә мең тапкыр тикшеренү үткәреп була, ягъни бүген без көн саен 1,5 мең тапкыр тикшеренү эшли алабыз», — дип аңлатты ул.
Моннан тыш, Марина Патяшина әлегә резервтагы лабораторияләр дә барлыгын әйтте. «Алар тестлар уздырырга әзер», — дип өстәде спикер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз