news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирусның 86 яңа очрагы теркәлгән

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2 257 397 кеше коронавирустан вакцинация узган.

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 86 яңа очрагы теркәлгән. Өч кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«41 кеше хастаханәгә салынган, 45 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Казанда - 25, Чаллыда - 18, Түбән Камада - 8, Нурлатта - 7, Әлмәттә - 5, Чистай районында - 4 кеше ковид йоктырган. Шулай ук, Алабуга, Лениногорск, Актаныш, Менделеевск, Мөслим, Тукай районнарында икешәр, Азнакай, Алексеевск, Бөгелмә, Биектау, Югары Ослан, Зәй, Минзәлә районнарында берәр кешенең коронавирус белән авыртуы ачыкланган.

Бүгенгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда «коронавирус инфекциясе» диагнозы 41 474 тапкыр куелган. Республикада 34 538 кеше (узган тәүлектә — 224 кеше) коронавирустан терелгән.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2 257 397 кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 1 858 214 кеше вакцинаның икенче дозасын ясаткан.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100