news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирусның 76 яңа очрагы ачыкланган

Коронавирус инфекциясе тарала башлаганнан бирле республикада 9 мең 924 кеше авырган.

Татарстанда коронавирусның 76 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 йоктыруның 76 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

«Узган тәүлектә республикада коронавирусның 76 яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп, барлыгы 9 мең 924 очрак булды», — дип хәбәр итте ул.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, республикада тәүлек эчендә 34 кешенең коронавирустан терелеп беткән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot