news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирусның 73 яңа очрагы ачыкланган

36 пациент хастаханәдә, 37 кеше өйдә дәвалана.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 73 яңа очрагы теркәлгән. Барысы да авыруны аралашу юлы белән йоктырган.

«36 пациент хастаханәдә, 37 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгы.

«Казанда авыру йоктырган 26 кеше, Чаллыда 17, Нурлат районында биш кеше ачыкланган. Чистай районында биш, Аксубай һәм Лениногорск районнарында өчәр, Алексеевск, Арча, Баулы, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч һәм Тукай районнарында берешәр очрак теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда 27 474 кеше авырган, 23 455 кеше дәваланып беткән, шул исәптән узган тәүлектә 58 пациент терелгән. 1 094 215 кеше вакцинация узган (үсеш — 2 128), 957,9 меңнән күбрәк кеше икенче прививканы да алган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot