news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирусның 39 яңа очрагы ачыкланган

Республикада пандемия башланганнан бирле барлыгы 7 мең 731 коронавирус белән зарарлану очрагы теркәлгән.

Татарстанда коронавирусның 39 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 йоктыруның 39 очрагы теркәлгән.  Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 39 яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп, Татарстан Республикасында барлыгы - 7 мең 731 очрак», - дип хәбәр итте спикер.

Авдонина сүзләренчә, тәүлек эчендә төбәктә коронавируска 6,4 мең ПЦР-тест үткәрелгән.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков бер көн эчендә республиканың 18 кешесе коронавирустан дәваланды, дип өстәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot