news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирусның 38 яңа очрагы ачыкланган

Пандемия башланганнан бирле республикада барлыгы 7 мең 692 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда коронавирусның 38 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 йоктыруның 38 очрагы теркәлгән. Өч очрак читтән килгән, ә калганнары контакт юл белән йоктырылган. Бу хакта коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итте.

«Сигез пациент хастаханәдә, 30 кеше өйдә дәвалана», — диделәр штабта.

Авыручыларның иң күбе 30-50 яшьлекләр — алар 17 кеше. Вирус йоктыручылар арасында өч бала бар, 80 яшьтән өлкәнрәк бер генә кешедә дә коронавирус ачыкланмаган.

Авыручыларның иң күбе Казанда булган. Монда 32 кеше вирус йоктырган. Шулай ук Чаллы, Югары Ослан, Нурлат һәм Тәтеш районнарында да икешәр очрак теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле, Татарстанда 7мең 692 кеше коронавирус инфекциясе белән авырган. Алар арасыннан 6 мең 579 пациент дәваланып беткән, шул исәптән 95 кеше узган тәүлектә терелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100