Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда коронавирусның 23 яңа очрагы ачыкланган, шуларның берсе читтән кертелгән
Биш кеше хастаханәгә озатылган, калганнары өендә дәвалана.
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 23 яңа очрагы ачыкланган, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«5 кеше хастаханәгә озатылган, 18 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.
Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (җиде кеше) аралыгында теркәлгән.
23 очракның ундүрте Казанга туры килә. Әлмәт районында — өч, Биектау районында ике кеше инфекция эләктергән. Югары Ослан, Яшел Үзән, Кукмара һәм Лаеш районнарында берәр очрак ачыкланган.
Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 7183 очрагы теркәлгән, 6054 кеше (шуларның алтысы — узган тәүлектә) терелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз