Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда коронавирусның 22 яңа очрагы ачыкланган
Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирус инфекциясе йоктыруның 6880 очрагы ачыкланган.
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 22 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
«Узган тәүлектә республикада коронавирус инфекциясенең 22 яңа очрагы ачыкланган. Шулай итеп, Татарстанда барлыгы 6880 очрак теркәлде», — диде ул.
Любовь Авдонина сүзләренчә, тәүлек эчендә коронавируска 4140 ПЦР-тест уздырылган. Авыру кешеләр белән контактта булган 741 гражданин - табиблар күзәтүендә.
Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков узган тәүлектә республикада коронавирустан 11 кеше дәваланып беткәнен дә өстәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз