news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавируслы дүрт кешене ИВЛ-аппаратына тоташтырганнар

Коронавирус белән авыручы 1208 кешенең 389ы хастаханәләрдә дәвалана.

Татарстанда коронавируслы дүрт кешене ИВЛ-аппаратына тоташтырганнар
Михаил Захаров

(Казан, 5 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда коронавирус диагнозы ачыкланган дүрт кеше авыр хәлдә, аларны үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтырганнар. Бу хакта хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Ул бүген республикада барлыгы 1208 кешенең коронавирус белән авырганын искәртте. Шулар арасында 389 пациент хастаханәләрдә дәвалана. «Дүрт кеше бик авыр хәлдә. Алар ясалма вентиляциядә», — диде Патяшина.

Коронавирус белән авыручыларның 51 процентында чир симптомсыз узуы турында әйтте.

Бүген Covid-19ның 91 яңа очрагы ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100