Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда коронавируска күмәк иммунитетны тикшерүнең икенче этабы башланды
Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе яңа коронавиурс инфекциясенә антитәнчекләрнең саклануын тикшерәчәк.
(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе яңа коронавирус инфекциясенә коллектив иммунитетын өйрәнү буенча тикшеренү эшләрен дәвам итә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«7 сентябрьдән икенче этап бара, ягъни без шул ук респондетлардан кан алабыз. Без ул кешеләрне табып, чакырабыз. Атна ахырына кадәр 2900 үрнәк китереләчәк, бүген 2600е китерелгән», — диде спикер.
Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары искәрткәнчә, 26-30 июньдә республиканың һәр районында җиде яшь төркеменә кергән кешеләрдән кан алдылар. Татарстанда тикшеренүләрдә барлыгы 2947 кеше катнашты.
Беренче этап нәтиҗәләре буенча республикада яшәүче һәр өченче кешедә яңа коронавирус инфекциясенә иммунитет бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз